Арча муниципаль районында кызлар һәм егетләр арасында мәктәп волейбол лигасының муниципаль этабы тәмамланды. Катнашучылар зона ярышларына медальләр һәм юлламалар уйнаттылар.
Кызлар арасында беренче урынны Арчаның 5нче гимназиясе командасы яулады. Арчаның 2нче урта гомуми белем мәктәбе волейболчылары көмеш медальгә лаек булдылар. Өченче урынны Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы алды.
Яшүсмерләр арасында зона этабында Арча районыннан чыгыш ясаучы Яңа Кенәр урта мәктәбе спортчылары җиңү яулады. Икенче урынны Шушмабаш урта мәктәбе командасы алды, өченче урынны Арчаның 5нче гимназиясе командасы алды.