Бүген Мирный бистәсендә урнашкан чаңгы-биатлон комплексында Россия Герое Сергей Анатольевич Ашихмин истәлегенә чаңгы ярышлары буенча Казан чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Бу хакта Татарстан башкаласының физик культура һәм спорт комитетында хәбәр иттеләр.
Ярышлар ел саен уздырыла, бу юлы алар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.
Турнирда Россиянең төрле төбәкләреннән 400 дән артык спортчы катнашты. Алар 14 яшь төркемендә бер, өч, биш һәм ун километрлы дистанцияләрдә көч сынаштылар.
Ярышларны оештыручыларның берсе Казанның УНИКС баскетбол клубы булды – ул турнирда катнашучыларга үз символикасы белән сувенирлар бирде.
Сергей Ашихминның хезмәттәшләре, шулай ук аның хатыны Елена балалары белән ярышларның мәртәбәле кунаклары булды. Алар ел саен чемпионатка килә һәм чаңгы ярышларын ача.
Россия Герое Сергей Ашихмин Казанда 2012 елның октябрендә хезмәт бурычын үтәгәндә – «Эдельвейс»контртеррористик операциясендә катнашканда һәлак була.
Сугышчылар арасында майор Сергей Ашихмин да булган оператив төркем Химиклар урамындагы террорчылар яшеренгән йорттагы фатирга килгән. Явыз ниятлеләрнең берсенең үзе белән кулдан ясалган шартлаткыч җайланма булган, ул аны хәрәкәткә китергән, ләкин Ашихмин террорчыны ега һәм үзе белән сваны капларга өлгергән. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре һәм җинаятьче урында һәлак була.
2017 елда шәһәрнең Мәскәү районындагы 130 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә Ашихмин исеме бирелә, биредә үк аңа багышланган экспозиция ачыла.