9-19 февраль көннәрендә Дзержинскта «Парус» адаптив спорт төрләре төбәк үзәге базасында «Геройлар лигасы»дивизионында следж-хоккей буенча Россия чемпионатының финал этабы узды. Татарстан Республикасыннан "Татсиб" командасы турнирның көмеш медальләрен яулады.
Ярышларда өлешчә яки тулысынча махсус хәрби операция ветераннарыннан төзелгән бөтен илдән сигез команда катнашты. Турнирның җиңүчесе Мәскәүдән «Мужество» АХК булды. Икенче урынны «Татсиб» АХК (Татарстан Республикасы) алды. Бронза призеры «Север» АХК (Ханты-Манси автоном округы – Югра) булды.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче һәм икенче урыннарны алган командалар киләсе сезонда «Югары лига» дивизионында чыгыш ясау хокукы алдылар.
Турнирның иң яхшы уенчысы дип «Татсиб» АХК һөҗүмчесе Кәрим Хәсәнов танылды, ул «иң кыйммәтле уенчы»бүләген алды.