"Ворошиловский стрелок" буыннарны берләштерде: Азнакайда 100 дән артык пенсионер ГТО нормативларын үтәде

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

24 февраль көнне Азнакай политехник техникумында кече яшьтәгеләр арасында пневматик винтовкадан ату буенча «Ворошиловский стрелок» район ярышлары булып узды. Чара Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде һәм «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәүне үз эченә алды.

Ярышларда 100 дән артык кеше – «көмеш» яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты. Катнашучылар пневматик винтовкадан атуда төгәллек һәм җыйнаклык күрсәттеләр, спортның яшь чикләре булмавын расладылар.

Чара «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында оештырылды һәм өлкән буынны да кертеп, халыкның барлык категорияләре арасында спортны һәм физик культураны популярлаштыруга юнәлдерелде.

Хатын – кызлар арасындагы ярыш йомгаклары буенча беренче урынны Миләүшә Рәшитова алды, икенче урында – Мәрзия Бүләкова, өченче урында-Гөлнур Садыйкова. Ир – атлар арасында берьюлы ике җиңүче-Солтанов Радик һәм Хуҗҗәтов Маннаф пьедесталның иң югары баскычын бүлештеләр. Көмеш медаль иясе – Анатолий Спиридонов, бронза медаль иясе-Атлас Ибраһимов. Барлык призерлар да грамота һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International