25 февральдән 8 мартка кадәр Көньяк Сахалинскида чаңгы ярышлары-2026 буенча Россия чемпионаты уза. Ярышларның беренче көнендә 10 чакрымга классик стильдә индивидуаль узышта мактау пьедесталын Татарстан Республикасы вәкилләре яулады.
Турнир программасына җиде дисциплина керә, 13 комплект бүләк уйнатылачак. Ил чемпионатлары тарихында беренче тапкыр катнаш эстафетада иң көчле команда ачыкланачак.
Классик стиль белән 10 чакрымга шәхси узышта өч тапкыр олимпия чемпионы Александр Большунов җиңүче булды, ул дистанцияне 23 минут 59,9 секундта үтте. Икенче урынны 14,4 секундка артта калып Сергей Ардашев алды. Иван Горбунов бронза медаль алды (+30,5 секунд).