Татарстан Республикасы спортчылары парашют спорты буенча бөтенроссия ярышларында дүрт медаль яулады

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Йошкар-Олада җиргә төшү төгәллегенә парашют спорты һәм кышкы атлетика ярышлары тәмамланды .

Ярышларда Мәскәү, Самара, Оренбург Волгоград өлкәләреннән, Чувашия, Марий-эл, Татарстан, Башкортостан Республикаларыннан һәм Краснодар краеннан 45 спортчы катнашты.

Татарстан Республикасы спортчылары Анджела Говорова һәм кмс Илнур Хөснуллин, катлаулы һава шартларында югары нәтиҗәләр күрсәтеп, барлык номинацияләрдә дә медальләргә лаек булдылар. Анджела – Бөтенроссия ярышларында бронза, Илнур кышкы атлетика буенча Россия Кубогының 1 этабы программасында пневматик винтовкадан атуда бронза. Шулай ук спортчылар команда зачетында ике көмеш медаль алып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International