25 февраль көнне Актаныш районының «Батыр» спорт комплексында хәрби комиссариат кубогына «Допризывник» ярышлары башланды. Ике көнлек хәрби-патриотик сынау хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге 160тан артык егетне берләштерде.
Беренче көнне катнашучылар-район мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары-автомат җыю һәм сүтү буенча ярышалар, шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтиләр: урыннан озынлыкка сикерү, биек аркылы тартылу, йөзү һәм чаңгы ярышлары. Икенче көнне сынауларга 10-11 сыйныф егетләре һәм технологик техникумның 1-2 курс студентлары керешәчәк.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Актаныш районы башлыгы Ленар зарипов мөрәҗәгать итте. Ул егетләрне якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлады һәм алган күнекмәләренең реаль шартларда беркайчан да кирәк булмавын теләде, әмма һәр ир-ат үз илен һәм гаиләсен сакларга әзер булырга тиешлеген ассызыклады.
Ярышларның беренче көнендә ике рекорд куелды. Арчаның 2нче мәктәбе укучысы Рәшит Әсәдуллин 35 тапкыр көч сынашты. Әлеге мәктәпнең тагын бер вәкиле Данияр Латыйпов урыннан озынлыкка сикерүдә 286 сантиметр нәтиҗә күрсәтте.
Чара яшьләрне патриотик тәрбияләүгә һәм ГТО комплексын популярлаштыруга юнәлдерелгән «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында уздырыла.