Ярышлар "Вариант" спорт мәктәбе бинасында 24-28 февраль көннәрендә узды. Турнирда Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чистай командалары катнашты.
Эдуард Шәрипов, Альберт Мөхәммәтҗанов, Павелстюнин һәм Екатерина Кургускина составындагы 26 нчы гимназия командасы җиңү яулады.
Икенче урында 102 нче гимназия командасы (Казан шәһәре) составында: Руслан Нуриев, Данис Хәбибуллин, Милана Прохорова һәм Амалия Гыйльфанова
Өченче урында 185 нче лицей (Казан шәһәре) составында: Әскар Мәхмүдов, Ализе Гайнанова, Тимофей Кляйн һәм Лола Миракова
Әлеге чара «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында балалар һәм яшьләр арасында спортны һәм физик культураны популярлаштыру максатында уздырылды.
Такталар буенча нәтиҗәләр:
1 такта - 1 урын - Эдуард Шәрипов, 2 урын-Руслан Нуриев, 3 урын-Илдар Мөхәммәтшин
2 такта -1 урын - Альберт Мөхәммәтҗанов, 2 урын - Илдар Баһаветдинов, 3 урын-Ализе Гайнанова
3 такта - 1 урын-Милана Прохорова, 2 урын-Павел Еюнин , 3 урын-Тимофей Кляйн
4 такта - 1 урын - Лола Миракова, 2 урын-Екатерина Кургускина, 3 урын-Амалия Гыйльфанова