Түбән Камада җиңел атлетика буенча турнирда иң яхшыларны ачыкладылар

2026 елның 28 феврале, шимбә

«Шинник» спорт комплексында «Юбилейный» Спорт сараеның беренче директоры Валерий Александрович Дмитриев истәлегенә багышланган җиңел атлетика буенча VIII республика турниры уза.

Ярышларда Казан, Чаллы, Зәй һәм Түбән Кама шәһәрләреннән 400дән артык яшь җиңел атлетлар катнаша.

Тантаналы ачылышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Марина Иванова сәламләде. Ул турнирның әһәмиятен билгеләп үтте һәм: "Без сезне Түбән Камада күрүебезгә шатбыз. Бүген бездә 400 дән артык спортчы җыелды-бу җиңел атлетиканың хаклы рәвештә «спорт королевасы»булып саналуын раслый. Тренерларга һәм ата-аналарга ярдәмнәре өчен рәхмәт! Барыгызга да уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International