Татарстан триатлончылары Италиядә узган дөнья беренчелегендә алтын һәм бронза медальләр яулады

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

27-28 февральдә Италиянең Падола шәһәрендә кышкы триатлон һәм дуатлон буенча дөнья беренчелеге узды. Татарстан спортчылары ике алтын һәм ике бронза медаль яулады.

4 чакрым йөгерү һәм 8 чакрым чаңгы ярышын үз эченә алган кышкы дуатлонда 16-19 яшьлек яшүсмерләр арасында Лия Гарәфетдинова җиңү яулады. 18-23 яшь категориясендә бу дисциплинада бронза медаль иясе Ксения Скворцова булды.

Кышкы триатлонда (4 км йөгерү, 10 км велоузыш һәм 8 км чаңгы узышы) Лия Гарәфетдинова 16-19 яшьлекләр категориясендә алтын медаль һәм 18-23 яшьлекләр категориясендә бронза медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International