27 февральдән 2 мартка кадәр Каспийскида дзюдо (чукраклар спорты) буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда илнең 31 төбәгеннән 188 спортчы катнашты. Көмеш медальне Татарстан җыелма командасы копилкасына Александр Садовников китерде.
Ир-атлар арасында 66 килограммга кадәр авырлык категориясендә Александр Садовников икенче урынны яулады. Ярышлар йомгаклары буенча спортчы Россия Федерациясе Спорт министрлыгының II дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.