Биектау районында гомуми белем мәктәпләре укучылары арасында чаңгы ярышлары узды. Катнашучылар яхшы физик әзерлек күрсәттеләр, ә аларның нәтиҗәләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү кысаларында исәпкә алынды.
5-6 класс кызлары арасында беренче урынны Бөреле урта мәктәбеннән Дарья Серветник алды. Икенче урында Биектауның 1 нче урта мәктәбеннән Арина Секач. Өченче урынны Гүзәл Тукаева (Биектауның 5 нче урта мәктәбе) һәм Амелия Мифтахова (Усад урта мәктәбе) бүлештеләр.
Бу яшь категориясендәге малайлар арасында Кәрим Абдуллин (Бөреле урта мәктәбе) җиңүче булды. Икенче урында – Биектауның 1 нче урта мәктәбеннән Кәрим Фәхриев. Призерлар өчлеген Әнвәр Зарипов (Биектауның 2 нче урта мәктәбе) япты.
7-9 класс кызлары арасында иң яхшы нәтиҗәне Биектауның 6 нчы урта мәктәбеннән Дарина Гыймазова күрсәтте. Көмеш медаль иясе – Елизавета Калистратова (Бөреле урта мәктәбе), бронза медаль иясе-Энҗе Габдуллина (Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе).
Әлеге яшьтәге егетләр арасында беренче урынны Олы Кавал мәктәбеннән Ринат Гыйззәтуллин яулады. Икенче урында – Кәрим Низамов (Биектауның 6 нчы урта мәктәбе), өченче урында-Роберт Хәйрулин (Биектауның 1 нче урта мәктәбе).
Ярышларны уздыру «Россия спорты» дәүләт программасы максатларына туры килә, ул балаларны һәм яшүсмерләрне системалы рәвештә физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә һәм ГТО комплексын популярлаштыруга юнәлдерелгән.