Татарстан самбочылары Россия чемпионатында ике медаль яулады

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

2 марттан 5 мартка кадәр Санкт – Петербургта самбо буенча Россия чемпионаты-милли календарьның төп ярышлары уза. Турнир спорт һәм сугышчан самбо буенча ил җыелмасы составларын билгели, алар Россияне флаг һәм гимн тотып халыкара аренада тәкъдим итәчәк. Татарстанлылар ике медаль яулады.

«Сугышчан самбо» дисциплинасында 98 килограммга кадәр авырлык категориясендә Магомед Гасанов көмеш призер булды. 71 килограммга кадәр авырлык категориясендә бронза медальне Ренас Зәйнетдинов яулады.

Россия чемпионатында җиңүчеләр – дөнья чемпионатында, көмеш призерлар – Европа чемпионатында, бронза призерлар-дөнья Кубогында катнашу хокукына ия булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International