25-28 февраль көннәрендә Мәскәүдә ушу-юнчунцюань буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге, шулай ук ушу-таол буенча беренчелек узды. Татарстан Республикасының ушу федерациясе спортчылары бер көмеш һәм өч бронза медаль яуладылар.
Ярышларның көмеш призеры Диана Венедиктова булды, ул «юнчунцюань-шуандао»дисциплинасында икенче урын алды.
Җыелмага бронза медальләрне Саида гарипова («юнчунцюань-гунь»), Михаил Минаков («юнчунцюань-шуандао»), шулай ук Егор Бажин һәм Матвей Исаев («юнчунцюань-дуйда») алып килделәр.