Түбән Камада яшь спортчылар арасында бадминтон буенча беренчелек узды

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

2 мартта Түбән Каманың «Батыр» спорт мәктәбендә хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган бадминтон буенча беренчелек булды. Турнирда 11 яшькә кадәр һәм 13 яшькә кадәрге яшь категорияләрендә 25 яшь спортчы катнашты.

11 яшькә кадәрге кызлар арасында Самира Нәфыйкова җиңү яулады. Икенче урынны Жасмин Асанова алды. Бронза медальләрне Рианна Марданова һәм Валерия Каленова бүлештеләр.

13 яшькә кадәрге кызлар категориясендә Әмилә Хөсәенова беренче булды. Көмеш медаль иясе-Ясминә Нәфыйкова. Өченче урынны Рәзилә Нәбиуллина һәм Варвара Петрова алды.

13 яшькә кадәрге егетләр арасында иң яхшы нәтиҗәне Ролан Хөсниев күрсәтте. Икенче урында-Ринал Гәрәев. Бронза медальләргә Данил Гребенкин һәм Ролан Федосеев лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International