27 февральдән 7 мартка кадәр Орел шәһәрендә рус шашкасы буенча Россия беренчелеге уза. Шахмат, шашка буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өч көмеш медаль яуладылар.
Максим Волков ике тапкыр пьедесталның икенче баскычына күтәрелде – 20 яшькә кадәрге юниорлар арасында тиз һәм яшенле программаларда. Ульяна Иванова 17 яшькә кадәрге кызлар арасында тиз уенда көмеш призер булды.