5 марттан 7 мартка кадәр Коломнада тимераякта йөгерү спорты буенча Россия кубогының йомгаклау, бишенче этабы уза. Ярышларның беренче көнендә ир-атлар арасында 500 метрга дистанциядә Татарстан Республикасы вәкиле Тимур Карамов җиңү яулады.
Финал алдыннан Карамов бу дистанциядә рейтингның икенче урынын били, бары тик Виктор Муштаковтан гына калыша. Хәлиткеч узышта Татарстан спортчысы 34,93 секунд нәтиҗә күрсәтте, 35 секундтан йөгереп чыккан бердәнбер катнашучы булды. Икенче урында-Никита Базюк (35,08 секунд), өченче урында-Чиләбе өлкәсеннән Устин Никулин (35,15 секунд).
Финалда Россиянең 17 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан барлыгы йөзгә якын әйдәп баручы тимераякта шуучы чыгыш ясый, алар ил Кубогының дүрт этабы нәтиҗәләре буенча сайлап алынды.