1993 елның көзендә, Президент Ельцин Югары Советны таратканнан соң, илдә бик катлаулы хәл урнаша. Президент һәм Югары Совет арасындагы каршылык нәтиҗәсе булып Ельцинның халык депутатлары җыелган Ак йортка танк орудиеләреннән атарга биргән боерыгы тора. Әлеге сәгатьләрдә вәзгыятьне контрольдә тотарга, Мәскәүне хәрби хәрәкәтләр башланып китүдән сакларга кирәк була. Останкино районында 106 нчы гвардия парашют-десант дивизиясенең 119 нчы гвардия парашют-десант полкы штабы начальнигы подполковник Николай Беляев, «...Хөкүмәт заданиесен үтәгәндә, каушап калмады, югары чыдамлык һәм инициатива күрсәтте. Критик хәлдә десантчылар белән дөрес җитәкчелек итте. Офицерның төгал һәм ышанычлы гамәлләре аркасында куп кешеләрнең гомере саклап калынды».
1993 елның 7 октябрендә махсус задание үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм геройлыгы өчен, Россия Феде рациясе Президенты Указы нигезендә. Беляев Николай Александровичка Россия Федерациясе Герое исеме би релә, «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.
Моңа кадәр ул совет орденнары - Кызыл Байрак, Кы зыл Йолдыз, Россиянең Батырлык ордены белән бүләкләнгән була.
2007 елның июнендә H.A. Беляевка генерал майор дәрәҗәсе бирелә.