Түбән Тагилда «Аист» трамплиннары комплексында «Тагил корычы»халыкара ярышлары узды. Татарстан вәкиле Данил Садреев шәхси стартларда көмеш призер булды, ә икенче көнне трамплин рекорды куйды һәм Россия җыелмасына суперкоманда турнирында алтын медаль яуларга булышты.
7 мартта к-120 зур трамплинында шәхси ярышлар узды. Казакъстаннан Данил Васильев җиңү яулады. Икенче урынны Данил Садреев (Татарстан Республикасы) алды. Призерлар өчлеген Свердловск өлкәсе һәм Пермь крае вәкиле Евгений Климов йомгаклады.
8 март көнне суперкоманда ярышлары узды. Ир-атлар турнирында 736,8 очко җыйган Александр Баженов һәм Данил Садреев составындагы «Россия i җыелмасы» командасы җиңү яулады. Садреев 145 метрга очып к-120 трамплинының яңа рекордын куйды.
Икенче урынны «Россия җыелмасы II» (Михаил Назаров һәм Евгений Климов) 708,6 очко нәтиҗәсе белән алды. Призерлар өчлеген «Казахстан Республикасы I» командасы (Арман Куаныш һәм Данил Васильев) япты – 675,3 очко.