Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексы территориясендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы узышлары узды. Ярышларда республиканың төрле районнарыннан 39 команда катнашты.
Ярышларда катнашучыларны Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриев һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Нигъмәтуллин сәламләде һәм уңышлар теләде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Зәй районы командасы яулады. Азнакай җыелма командасы көмеш медаль алды. Өченче урынны Казан командасы алды.