«Ватанны саклаучылар» фондының Балтач районындагы филиалы социаль координаторлары мәктәп укучылары арасында махсус хәрби операция барышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә багышланган йөзү буенча сигезенче ярыш үткәрделәр. Турнирда Татарстан Республикасының 14 районыннан 228 яшь спортчы катнашты.
Чара «Дулкын»бассейнында узды. Ярышларның мактаулы кунагы йөзү һәм волейбол буенча «Татарстан Республикасы Рәисе спорт Кубогы» ның алтын медальләре иясе, СВО ветераны Фидаил Хәсәнов булды. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, кыйммәтле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Моннан тыш, «Сабантуй» паркында 13 нче мәртәбә киез итекләрдәге хоккей буенча турнир узды. Анда Ватанны саклаучыларның төрле буыннарыннан тугыз команда катнашты: махсус хәрби операция ветераннары, Әфганстан һәм Чечня ветераннары, чик буе гаскәрләре вәкилләре.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чараларны уздыру геройлар истәлеген мәңгеләштерүгә һәм спорт аша буыннарны берләштерүгә ярдәм итә.