Казан Кремлендә дөнья чемпионнарын хөрмәтләделәр

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә 50+ «Динамо-Татарстан» ветеран хатын-кызлар командасын хөрмәтләделәр.

Исегезгә төшерәбез, февральдә Абу-Дабида безнең команда Open Masters Games волейбол буенча дөнья чемпионы титулын яулады! Дөнья подиумының иң югары баскычына Людмила Гыйләҗетдинова, Наталья Романова, Анастасия Комарова, Ирина Трушина, Елена Шадрина, Галина Данилова, Наталья Вдовина, Натга Коломейцева, Ирина Швец, Марина Соломченко күтәрелде.

Һәм бүген Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе, ТР «Динамо» ОГО ФСО рәисе Әсгать Сәфәров командага дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясаулары өчен рәхмәт белдерде һәм дүрт волейболчыга «ТР "Динамо" җәмгыятенә 100 ел»юбилей медальләрен тапшырды. (Башка спортчылар соңрак бүләкләнәчәк).

"Сезнең җиңүегез-Татарстан "Динамосы"ның гасырлык тарихында яңа якты сәхифә!",- дип ассызыклады Әсгать Әхмәтович.

Әсгать Сәфәров һәм аның беренче урынбасары Салават Гайсин шулай ук Чемпионнар командасы вәкилләрен 8 Март көне белән котладылар, спортта яңа уңышлар, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс Динамо оптимизмы һәм гаилә иминлеге теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International