Казанда айкидо буенча «Казан Зиланты»Бөтенроссия ярышлары узачак

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

14 мартта Казанның «Ак Барс» Көрәш Сараенда айкидо буенча ел саен үткәрелә торган «Казан Зиланты»Бөтенроссия ярышлары була. Турнир 2026 елгы Россия яшьләренең VII җәйге Спартакиадасына беренче сайлап алу этабы булачак.

Ярышларда Россиянең 20 төбәгеннән, шул исәптән Белгород, Оренбург, Тула, Владимир, Саратов, Самара, Ульяновск өлкәләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Камчатка, Марий Эл Республикасы һәм Татарстан Республикасыннан 500 гә якын спортчы катнашачак. Татарстаннан Казан, Яшел Үзән, Чистай һәм Бөгелмә командалары чыгыш ясаячак.

Спортчылар «Кихон вадза» (парлы разряд), «Дзюи Вадза» (парлы разряд), «дзюи вадза» (төркемле разряд) һәм «Комплекс-техника»дисциплиналарында чыгыш ясаячак. Турнир кысаларында шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында адаптив айкидо буенча ярышлар да узачак.

ОВЗлы балалар өчен ярышлар уздыру адаптив спортны үстерүгә һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен физик культура белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән «Россия спорты» дәүләт программасы максатларына туры килә.

Турнирны «Россия Айкидосы Милли советы» гомумроссия физкультура-спорт иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча структур бүлеге оештыра. Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Спорт министрлыгы һәм «Бердәм Россия»партиясе ярдәмендә уздырыла.

Расписание сылтама буенча мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International