11 мартта Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә Чаңгы базасында Алексеевск муниципаль районы укучылары арасында биатлон элементлары белән чаңгы эстафетасы узды. Ярышлар ДОСААФ төбәк бүлеге призларына үткәрелде.
Эстафетада районның гомуми белем бирү учреждениеләреннән һәм аграр көллияттән 11 команда катнашты. Ярышларда Алексеевскиның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы җиңүче булды. Икенче урынны Олы Поляна урта мәктәбе алды, өченче урынны Алексеевск 3 нче урта мәктәбе алды.
Аннары урыннар түбәндәгечә бүленде: 4 урын – Алексеевск 2 нче урта мәктәбе, 5 урын – Ромодановка урта мәктәбе, 6 урын – Левашевка төп гомуми белем бирү мәктәбе, 7 урын – «Аграр көллият» ДАҺБУ, 8 урын – Ялкын төп гомуми белем бирү мәктәбе, 9 урын – Лебединка төп гомуми белем бирү мәктәбе, 10 урын – Биләр урта мәктәбе, 11 урын – Мокрокурналино урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Эстафета призерлары грамоталар һәм призлар белән бүләкләнде. Оештыручылар булып Алексеевск муниципаль районы ДОСААФ төбәк бүлеге белән берлектә «спорт мәктәбе» ӨББ МБУ чыгыш ясады. Ярышларның нәтиҗәләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер " Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы исәбенә кертелә. Чараны үткәрү «Россия спорты»дәүләт программасы максатларына туры килә.