Кукмараның «Олимп» командасы 3×3 хоккей буенча Татарстан беренчелеген отты

2026 елның 10 марты, сишәмбе

7 мартта Казанның «Ак Бүре» боз спорт сараенда 3×3 форматында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал уеннары булды. Турнирның җиңүчесе булып Кукмараның «Олимп» командасы танылды.

Хәлиткеч матчларда иң көчле дүрт команда очрашты: «Стальные Совы» (Чирмешән), «Ак Бүре» (Казан), «Айсберг» (Менделеевск) һәм «Олимп» (Кукмара). Ярышлар йомгаклары буенча беренче урынны – «Олимп», икенче урынны – «Айсберг», өченче урынны «Ак Бүре»алды.

Турнирның иң яхшы капкачысы – Данил Зыятдинов («Олимп»), иң яхшы сакчы – Альмир Гыйззәтуллин («Айсберг»), иң яхшы һөҗүмче-Рамазан Хәлиуллин («Олимп»). Финалның иң кыйммәтле уенчысы Данила Бондарев («Айсберг») булды.

2025-2026 елгы сезон нәтиҗәләре буенча беренчелекнең Иң яхшы капкачысы итеп Мансур Нигъмәтуллин («Ак Бүре») танылды, иң яхшы бомбардир – Максим Чернышев («Стальные Совы»).

Барлык призерлар кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде, Иң яхшы уенчылар Татарстан Республикасы Хоккей федерациясеннән индивидуаль призлар алды.

Турнирны уздыру балалар-яшүсмерләр хоккеен үстерүгә ярдәм итә һәм үсеп килүче буынны системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Россия спорты» дәүләт программасы максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International