Әлмәттә 9-10 яшьлек спортчылар арасында «Татарстан язы» балалар теннис турниры тәмамланды. Татарстанның яшь теннисчылары ярышларда уңышлы чыгыш ясап, ялгыз разрядларда призлы урыннар яуладылар.
Турнирда төрле шәһәрләрдән спортчылар катнашты. Яшүсмерләр арасында ялгыз разрядта Казаннан Тимофей Нижегородцев җиңү яулады, икенче урынны Казаннан Святослав Иншаков алды. Самарадан Максим Вяткин өченче булды.
Кызлар арасында беренче урынны Тольяттидан София Лазарева яулады. Көмеш медаль иясе – Сабина Шәфигуллина (Казан), бронза медаль иясе-Лаештан Эмилия Әхмәдиева.
Тимофей Нижегородцев, Сабина Шәфигуллина һәм Эмилия Әхмәдиева Татарстан Республикасы Теннис федерациясенең эксперименталь төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр.