Илдар Садриев айкидо буенча «Казан Зиланты»бөтенроссия ярышларын ачты

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

Турнирда илнең 20 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да спортчылар катнашачак.

Шимбә көнне, 14 мартта, Казанда айкидо буенча ел саен үткәрелә торган «Казан Зиланты»бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы һәм турнирның беренче көне узды. Ярышлар Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Бердәм Россия» партиясе ярдәмендә 14-16 март көннәрендә Ак барс Көрәш сараенда узачак.

Тантаналы ачылышта ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев катнашты, ул спортчыларга уңышлар теләде һәм Айкидоның Татарстандагы барлык көрәшләр арасында иң популяр булуын билгеләп үтте.:

"Татарстанда көрәшнең 30дан артык төре үсә, һәм айкидо-республикабызда иң популярларның берсе. Спорт министры һәм шәхсән үз исемемнән барлык тренерларга һәм федерация җитәкчелегенә яшьләр белән көндәлек эш алып барулары, сәламәтлекләрен пропагандалаулары һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүләре өчен рәхмәт белдерәм».

«Казан Зиланты» айкидо ярышларында илнең 20 төбәгеннән 500 дән артык спортчы катнашачак. Алар берничә дисциплинада чыгыш ясаячак: кихон вадза (парлы разряд), дзюи вадза (парлы һәм төркемле разряд) һәм комплекс‑техника. Программага шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «адаптив айкидо» ярышлары да кертелгән. Татарстан Республикасыннан Казан, Яшел Үзән, Чистай һәм Бөгелмә спортчылары чыгыш ясаячак. Турнирның җиңүчеләре 2026 елгы Россия яшьләренең VII җәйге Спартакиадасында чыгыш ясау хокукына ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International