«Озын гомер уеннары» спартакиадасы кысаларында волейбол буенча финалда җиңүчеләр ачыкланды

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

Казанда «озын гомер уеннары»спартакиадасы кысаларында волейбол ярышларының финал этабы тәмамланды. Өлкән яшьтәге катнашучылар көчле уен күрсәттеләр һәм спортның яшь чикләре булмавын исбатладылар.

Турнир йомгаклары буенча беренче урынны Вахитов районыннан «ТОЧМАШ» командасы яулады. Авиатөзелеш районыннан КМПО командасы көмеш призер булды. Бронза медальләр КФУ (Вахитов районы) командасына эләкте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International