Казанның 3 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр каратэ буенча бөтенроссия ярышларында алты медаль яуладылар

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

12-15 март көннәрендә Пензада каратэ буенча бөтенроссия ярышлары узды. Турнирда Россия Федерациясенең 31 субъектыннан 1300 спортчы катнашты. Казанның 3нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр төрле дәрәҗәдәге алты медаль яуладылар.

Шәхси ярышларда Артур Исаншин 14-15 яшь категориясендә 57 кг га кадәр авырлыкта спорт мастерына кандидат нормативын үтәп, алтын медаль яулады. Көмеш медаль иясе булып Кәрим Гомәров (16-17 яшь, 61 кг га кадәр) танылды. Бронза медальләрне җыелма команда копилкасына Эльвина Гарипова (16-17 яшь, 48 кг га кадәр) һәм Александр Дыхал (10-11 яшь, 38 кг га кадәр) китерде.

14-15 яшьлек спортчылар арасында команда кумитэсында нур Исламов һәм Артур Исаншин бронза медальгә лаек булдылар. 10-11 яшьлекләр арасында Александр Дыхал һәм Вилдан Шәйдуллов өченче урынны алдылар.

Спортчыларны тренерлар Динар Абдуллин, Ниҗат Гулиев һәм Айрат Ганиев әзерлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International