Татарстан волейболчылары 15 яшькә кадәрге кызлар арасында Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңү яулады

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Ижауда 2012-2013 елларда туган (15 яшькә кадәр) кызлар арасында волейбол буенча Идел буе федераль округы беренчелеге тәмамланды. Казанның «Юность» олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче кызлардан торган Татарстан Республикасы командасы турнирның барлык матчларында да җиңү яулап, беренче урынны яулады.

Тренерлар Виктор Макаров һәм Морад Алиев шәкертләре ярышларның бөтен дистанциясен ышанычлы үттеләр, көндәшләренә турнир дәвамында нибары ике сетта гына оттырдылар. Икенче урынны Түбән Новгород өлкәсе командасы алды.

Округ беренчелегенең алтын медальләре Татарстан волейболчыларына май аенда Воронежда узачак Россия беренчелеге финалына юллама бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International