Татарстанның яшь дзюдочылары Пермьдә узган Идел буе федераль округы беренчелегендә биш медаль яулады

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Пермьдә 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге тәмамланды. Турнирда Идел буе федераль округы төбәкләреннән 520 спортчы катнашты. Татарстан Республикасы вәкилләре төрле дәрәҗәдәге биш медаль яулады.

Ярышлар 18 авырлык категориясендә узды. Турнирда Татарстаннан 53 спортчы катнашты.

Ярышларның беренче көнендә Татарстан дзюдочылары өч медаль яулады. 46 кг га кадәр авырлык үлчәмендә алтынны Эмиль Шәйхетдинов яулады. Артур Хәйруллин 50 кг га кадәр авырлык үлчәмендә көмеш призер булды. 46 кг га кадәр авырлыкта бронза медальгә Айрат Пензин лаек булды.

Икенче көнне җыелманың копилкасы тагын ике бүләк белән тулыланды. 63 килограммнан артык авырлык үлчәмендә көмеш медальне Маргарита Катермина яулады. 57 кг га кадәр авырлык үлчәмендә Аэлита Шәйхлисламова бронза медаль алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International