«Авиатор 2013» командасы «Алтын алка»ның республика этабында җиңүче булды

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Буада яшь хоккейчыларның «Алтын алка»Бөтенроссия ярышларының республика этабы тәмамланды. Турнир Россиянең милли проектларының «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Казанның «Авиатор 2013» командасының яшь хоккейчылары югары әзерлек дәрәҗәсен, тактик грамоталылыкны һәм чын ир-ат характерын күрсәттеләр. Финал матчында алар Зәйнең «Яшьлек» командасы белән очраштылар. Киеренке көрәш «Авиатор» ның ышанычлы җиңүе белән тәмамланды, команда үз яшь категориясендә республика этабы чемпионнары исемен яулады.

Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов:

"Татарстан Республикасы үзенең хоккей традицияләре белән дан тота, шуңа күрә без «Алтын алка» кебек ярышларга аерым игътибар бирәбез. Нәкъ менә монда яшь хоккейчылар үзләренең спорт карьерасын башлый – безнең киләчәгебез. Мин «Авиатор 2013» командасын лаеклы җиңүләре белән котлыйм. Егетләргә бу сугышчан рухны саклап калуларын һәм шулай ук Бөтенроссия этабында уңышлы чыгыш ясауларын телим"»

Турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы сакчы итеп «Авиатор» сакчысы Тимур Орехов танылды. Команданың тренерлары-Валентин Снигирев һәм Әнвәр Вәлиәхмәтов.

Хәзер «Авиатор» га Бөтенроссия этабында җиңү өчен көрәшергә туры киләчәк. Ул 2 апрельдә Салават шәһәрендә узачак. Шунда ук, 24 мартта, 2011-2012 еллар командалары арасында җиңү өчен Казанның «Ак бүре»командасы көрәшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International