Брейкинг буенча Татарстан җыелма командасы Архангельскта узган Бөтенроссия ярышларында пьедесталны тулысынча яулады

2026 елның 17 марты, сишәмбе

14-15 мартта Архангельскида быел беренче тапкыр «Break Rumble»сериясенең брейкинг буенча Бөтенроссия рейтинг ярышлары узды. 2026 елда бу серия ярышлары шулай ук Хабаровскида, Ялтада, Казанда һәм Псковта узачак. Традиция буенча ярышлар илнең иң көчле спортчыларын җыя, ә нәтиҗәләр бөтенроссия рейтингы исәбенә керә һәм илнең җыелма командасы формалашуына йогынты ясый.

Быел турнир кысаларында Архангельскида Россия укучыларының XIII Җәйге спартакиадасы финалында катнашу өчен сайлап алу ярышлары узды. Нәкъ менә шушы номинациядә (13-15 яшьлек егетләр) Татарстан Республикасы җыелма командасы вәкилләре беренче дүрт урынны алдылар. Алтын медальне Андрей Лапшинов (UNDR) яулады, Закиров Әмир (Amur) көмеш медаль иясе булды, призерлар өчлеген Урал Уразаев (Ural) япты. Никита Колесников (RAPTALE) исәбендә дүртенче урын. Аерым билгеләп үтик, барлык спортчылар да «Original People» Казан брейкинг мәктәбендә тәрбияләнәләр һәм Татарстан Республикасы җыелма командасының баш тренеры Александр Шаталов җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

«10-15 яшьлек егетләр һәм кызлар» команда номинациясендә Казанның Андрей Лапшинов, Урал Уразаев һәм Әмир Закиров составындагы «КР» командасы көндәшләренә өмет калдырмады һәм пьедесталның беренче юлын яулады.

«16-18 яшьлек яшүсмерләр» номинациясендә Кәрим Закиров (Karim), «10-12 яшьлек яшүсмерләр»номинациясендә Артемия Плотникова (Капитан) ике көмеш медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International