Казанда тантаналы рәвештә «Алтын Барс»суга сикерү буенча бөтенроссия ярышлары ачылды

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Бүген, 17 мартта, Казанның Су спорт төрләре сараенда «Алтын Барс»суга сикерү буенча VI бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы булды. Турнирда Россиянең 15 төбәгеннән һәм 17 шәһәреннән 220 дән артык спортчы катнаша.

Ярышларда катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов мөрәҗәгать итте.

"Бу ярышларда катнашучылар-Россия спортының алтын фондының бер өлеше. Яшь спортчылар өчен бу үзләрен һәм үз сәләтләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Ышанам ки, бүгенге катнашучылар арасында – илнең һәм дөньяның булачак чемпионнары", - дип билгеләде ул.

Катнашучылар парадында Мордовия Республикасыннан, Краснодар һәм Ставрополь крайларыннан, Волгоград, Воронеж, Мәскәү, Пенза, Самара, Саратов, Сахалин, Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән, Мәскәү, Севастополь һәм Татарстан Республикасыннан яшь спортчылар катнашты.

Ярышлар 20 мартка кадәр дәвам итәчәк. 8 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге спортчылар – Россия беренчелегендә һәм башка бөтенроссия стартларында җиңүчеләр, призерлар һәм катнашучылар – метрлы һәм өч метрлы трамплиннардан, шулай ук 5, 7 һәм 10 метрлы каланчалардан шәхси һәм синхрон сикерүләрдә бүләкләр өчен көч сынашачаклар. Татарстан Республикасыннан суга сикерү буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчылары һәм «Акватика»олимпия резервы республика спорт мәктәбенең суга сикерү бүлегендә тәрбияләнүчеләр катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International