НХТИ ирләр командалары арасында ТР Студентлар волейбол лигасы җиңүчесе булды

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

КДАТУ спорт залында кече вузлар һәм филиаллар чыгыш ясаучы «А» дивизионы ир-ат командалары арасында Татарстан Республикасы Студентлар волейбол лигасының финал уеннары тәмамланды. Финалда «Восток» һәм «Северо-Запад»зоналары җиңүчеләре һәм призерлары катнашты.

Ярышлар йомгаклары буенча беренче урынны тренер Денис Панягин җитәкчелегендәге Түбән Кама химия-технология институты командасы яулады. Көмеш медаль иясе булып КФУның Яр Чаллы институты командасы (тренерлары Виктор Шибельбайн) танылды. Өченче урынны КФУның Алабуга институты командасы алды (тренеры Раил Бекмансуров).

Дүртенче урында-Казан медицина университеты командасы (тренеры Валерия Колясова), бишенче урында – Казан танк училищесы командасы.

Призлы командалар арасында финал матчларының иң яхшы уенчылары махсус призлар белән билгеләнде. Бүләкләү тантанасында ТР Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International