Казанда егетләр һәм кызлар арасында Россия беренчелеге - тимераякта синхрон шуу буенча «ТР ФФКК призларына» Бөтенроссия физкультура чарасы тәмамланды. Татарстан Республикасыннан берьюлы ике команда пьедесталга күтәрелде.
I спорт разряды ярышларында тимераякта фигуралы шуу һәм шорт-трек буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбеннән «Казаночка» командасы бронза медаль яулады. 107,20 балл нәтиҗәсе белән ул өченче урынны алды. Беренчелекнең спорт разрядында Мәскәүнең «Айс Фэнтези» командасы җиңде (109,81 балл). Көмеш медальләр Санкт-Петербургтан «Мистраль-новис» коллективына эләкте (108,17 балл).
II категория спорт разрядында «Матрешки»командасы җиңүче булды. Спортчылар Свердловск өлкәсеннән (77,46) һәм Санкт-Петербургтан (71,71) көндәшләрен узып, 82,51 балл күрсәттеләр.