17-20 март көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда Суга сикерү буенча «Алтын Барс»VI Бөтенроссия турниры узды. Ярышларда Россиянең 15 төбәгеннән һәм 17 шәһәреннән 220 дән артык спортчы катнашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы 10 медаль яулады: 6 алтын, 3 көмеш һәм 1 бронза.
Турнирда 8 яшьтән 13 яшькә кадәрге яшь спортчылар — Россия беренчелегендә һәм башка бөтенроссия стартларында җиңүчеләр, призерлар һәм катнашучылар чыгыш ясады. Бүләкләр метрлы һәм өч метрлы трамплиннардан, шулай ук 5, 7 һәм 10 метрлы каланчалардан индивидуаль һәм синхрон сикерүләрдә уйнатылды.
Татарстаннан суга сикерү буенча республика җыелма командасы спортчылары һәм «Акватика»олимпия резервы республика спорт мәктәбенең суга сикерү бүлегендә тәрбияләнүчеләр катнашты.
Җыелма команда составында ярышларда лидер булдылар:
- Камилә Садыйрова-2 алтын һәм 1 бронза медаль;
- Кәрим Шәйгарданов-1 алтын һәм 2 көмеш;
- Архип Зинов-2 алтын;
- Анжелика Газизуллина - 1 алтын;
- Белла Шәмсуллина - 1 көмеш.