Бөгелмә муниципаль районында 16 марттан 23 мартка кадәр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә кертү чараларының муниципаль планы кысаларында мәгариф учреждениеләре арасында «сикерүче көне» узды.
Чарада 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, 12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, 7 нче гимназия урта гомуми белем бирү мәктәбе, 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе, 13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм «Бөгелмә кадет интернат-мәктәбе»ДББУ укучылары катнашты. Нормативларны үтәүгә 9 яшьтән 14 яшькә кадәрге 240тан артык укучы җәлеп ителгән.
«Сикерүче көне " балалар һәм яшүсмерләрдә физик һәм ихтыяр сыйфатларын үстерү максатында оештырылды. Чара барышында яшь катнашучылар гравитациянең кеше тормышында нинди роль уйнавын белделәр, төрле сикерүләр белән таныштылар һәм «урыннан озынлыкка ике аяк белән этеп сикерү»сынавын уңышлы үтәделәр.
Әлеге сынау ГТО комплексына сайлап алу буенча сынауларның берсе буларак керә һәм 6 яшьтән 39 яшькә кадәрге катнашучылар өчен каралган. Нормативны үтәү спортчылардан шартлаткыч көч, координация һәм дөрес техника таләп итә.
Чара «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында балалар һәм яшьләр арасында спортны һәм физик культураны популярлаштыру, шулай ук үсеп килүче буынны физик культура белән системалы шөгыльләнүгә һәм ГТО комплексы нормативларын үтәүгә җәлеп итү максатында уздырылды.
ВФСК ГТОны пропагандалау һәм алга җибәрү буенча чараларның муниципаль планы нигезендә апрельдә районның мәгариф учреждениеләрендә муниципаль «ОФП Көне» (гомуми физик әзерлек) үткәрү планлаштырыла.