Үзләренең физик әзерлекләрен тикшерергә һәм «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының отличие билгесен алырга теләгән Алабуга муниципаль районы халкы һәм кунаклары Алабуга җиңел атлетика манежында урнашкан тест үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар.
Нормативларны үтәүдә катнашу өчен кайбер шартларны үтәргә кирәк:
рәсми сайтта теркәлү узарга gto.ru уникаль идентификацион номер (УИН)алып;
ГТО комплексы нормативларын үтәүгә табибтан рөхсәт алырга;
ГТО тестлаштыру үзәгенә гариза бирергә.
Кабул итү графигы, сынаулар исемлеге һәм язылу тәртибе турында тулырак мәгълүматны 8 (85557) 3-06-72 телефоны аша белергә була.
Нормативлар кабул итү чаралары «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында балалар һәм яшьләр арасында спортны һәм физик культураны популярлаштыру, шулай ук халыкның киң катламнарын физик культура һәм сәламәт яшәү рәвеше белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү максатында үткәрелә.