9-14 март көннәрендә Орел шәһәрендә армрестлинг буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 60 субъектыннан 720 спортчы катнашты. 57 катнашучы составында Татарстан Республикасы җыелма командасы 20 медаль яулады: 8 алтын, 6 көмеш һәм 6 бронза.
Турнир өч яшь категориясендә иң көчле спортчыларны җыйды: 14-15 яшьлек егетләр һәм кызлар, 16-18 яшьлек, шулай ук 19-21 яшьлек юниорлар һәм яшүсмерләр. Ярышлар йомгаклары буенча Татарстан җыелма командасы команда зачетында барлык өч яшь төркемендә дә икенче урынны алды.
14-15 яшьлек спортчылар арасында Татарстан командасы 144 очко җыйды. Үз үлчәү категорияләрендә Яруллин Ислам (65 кг), Гарейшина Жасмин (50 кг) һәм Мөхәммәтгалиева Замира (70 кг дан артык) җиңүчеләр булдылар. Көмеш медальләрне Хөснетдинова Фирүзә (40 кг) һәм Ганиева Азалия (45 кг) яулады. Бариев Ислам (55 кг), Камалова Ясминә (45 кг) һәм Халилова Аделя (70 кг нан артык) бронза медальләргә лаек булдылар.
16-18 яшьлекләр төркемендә Татарстан җыелма командасы 81 очко җыйды. Алтын медальне Рыбочкина Мария (60 кг) яулады. Көмеш-Сәгыйтьҗанова Дилбәр (70 килограммнан артык). Хәйруллин Раян (70 кг), Әхмәдуллин Айзат (75 кг) һәм Мөхәммәтҗанова Милена (65 кг) бронза медальләргә лаек булдылар.
19-21 яшьлек спортчылар арасында Татарстан командасы 102 очко җыйды. Кашапова Диләрә (50 кг), Фархаева Аделина (55 кг), Петрова Анастасия (60 кг) һәм Блаченова Анна (65 кг) җиңү яуладылар. Көмеш медальләрне Гайнуллина Айзилә (50 кг), Бариева Илина (60 кг) һәм Никогосян Наира (65 кг) яулады.
Ярышларны оештыручылар-Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм Россия армрестлинг Федерациясе. Алда Татарстан спортчылары 9-20 майда Будапештта (Венгрия) узачак Европа беренчелегенә әзерләнәчәк.