Татарстан росгвардиячесе Алмаз Хаҗиев дзюдо буенча Идел буе федераль округы чемпионы булды

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Тольяттида Росгвардия оешуга 10 ел һәм хокук тәртибе гаскәрләре оешуга 215 ел тулу уңаеннан Дзюдо буенча Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең Идел буе округы чемпионаты узды.

Турнирда территориаль идарәләрнең һәм ведомствоның хәрби частьләренең 19 командасыннан 100 дән артык спортчы катнашты. Округ чемпионы исеменә Татарстан Республикасы вәкиле Алмаз Хаҗиев лаек булды. Спортчы Наил Таһиров җитәкчелегендә шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International