Дөнья мәйданында уңышлы чыгыш ясаган өчен күкрәк билгесе һәм Рәхмәт хатлары белән Айрат Зәкиев, Лия Гарәфетдтинова, Ксения Скворцова һәм Екатерина Кошкина бүләкләнде.
26 мартта Татарстан Республикасы спорт министрлыгында
ведомство җитәкчелегенең спортчылар, аларның тренерлары һәм ТР спорт төрләре буенча федерация вәкилләре белән очрашуы. Чара кысаларында бүләкләү тантанасы узды.
Пауэрлифтинг буенча күп тапкыр Европа чемпионы Айрат Зәкиевка «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы»күкрәк билгесе бирелде. Кышкы триатлон һәм дуатлон буенча дөнья беренчелегендә уңышлы чыгыш ясаган өчен Лия Гарәфетдинова һәм Ксения Скворцовага рәхмәт белдерелде. Ирекле көрәш буенча U-23 Европа беренчелегендә көмеш медаль өчен Екатерина Кошкинаны билгеләделәр.
Бүләкләнүчеләр арасында шулай ук тренер Эдуард Гаджиев (Әлмәттәге СШОР директоры).
Моннан тыш, физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлешләре өчен республиканың спорт министрлыгы рәхмәтен төбәк иҗтимагый оешмалары алды:
Татарстан Республикасы триатлон Федерациясе;
Татарстан Республикасы терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар спорты федерациясе;
Татарстан Республикасының спорт көрәше федерациясе.
"Лаеклы казанышларыгыз белән котлыйм! Без сезнең чыгышларыгызны игътибар белән күзәтәбез һәм һәр нәтиҗә белән чын күңелдән горурланабыз. Сез катлаулы шартларда да безнең спортчыларның халыкара стартларда катнашып кына калмыйча, иң көчле көндәшләргә җитди көндәш булып, югары бүләкләр өчен дә көрәшергә сәләтле булуларын исбатлыйсыз», – дип билгеләп үтте ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.