27 март көнне Казанның «Ак барс» Көрәш сараенда егетләр һәм кызлар арасында сумо буенча Россия беренчелеген ачу тантанасы булды. Ярышлар илнең 35 төбәгеннән 1000 гә якын спортчыны берләштерде.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов мөрәҗәгать итте:
"Сумо Федерациясе һәм Фәрит Шәйхетдинов командасы эше нәтиҗәсендә Татарстанда сумо популярлаша, районнарда яңа мәктәпләр барлыкка килә. Спортчыларның дәрәҗәсе һәм профессиональлеге үсә, һәм мин әлеге ярышларда яңа йолдызлар кабыныр дип ышанам", - дип билгеләде ул.
Ярышларның беренче көнендә татамига 15 яшькә кадәрге спортчылар чыкты. Ярышлар программасында шулай ук 17 яшькә кадәрге һәм 19 яшькә кадәрге катнашучылар өчен стартлар планлаштырылган.
Сумо буенча Россия беренчелеге 30 мартка кадәр дәвам итәчәк.