28-29 мартта Мамадышта гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында 3х3 баскетбол буенча Идел буе федераль округы турнирының республика (өченче) этабы тәмамланды. Егетләр һәм кызлар арасында җиңүчеләр Түбән Новгородтагы округ финалында Татарстан исеменнән чыгыш ясау хокукына ия булдылар.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронажы астында узган ярышларга республиканың иң көчле мәктәп командалары җыелды. Анда 8-11 сыйныф (2008-2011 елгы) егетләр һәм кызлар катнашты. Һәр муниципаль районнан икешәр команда – бер егет һәм бер кыз чыгыш ясый алды. Һәр команданың составы: дүрт спортчы һәм бер тренер.
Кызлар арасында ике көнлек ярыш йомгаклары буенча Кукмара муниципаль районы командасы җиңүче булды (4 нче мәктәп, «Азарт»ШСК). Икенче урынны Балтач районы командасы яулады (Норма урта мәктәбе, «Норма»ШСК). Зәй районы баскетболчылары бронза медальләргә лаек булдылар (7 нче мәктәп, «Искра»ШСК).
Егетләр арасында беренче урынны Алексеевск районы командасы алды (Арчаның 1нче мәктәбе, «Феникс»ШСК). Көмеш медальләрне Саба районы командасы яулады (Тимершык урта мәктәбе, «яшь олимпиец»ШСК). Өченче урынны Яшел Үзән районы егетләре яулады (Александр Сергеевич Пушкин исемендәге 9 нчы лицей, «Компас»ШСК).
Кызлар арасында Дилә Кәримова (Кукмара районы), егетләр арасында Нияз Моратов (Алексеевск районы) турнирның иң яхшы уенчылары дип танылды.
Шулай итеп, Татарстанны апрельдә Түбән Новгородта узачак 3х3 баскетбол буенча округ финалында Кукмара һәм Алексеевск районнарыннан җиңүче командалар тәкъдим итәчәк.
Ярышлар сериясен студентлар арасында турнирлар дәвам итәчәк. 4 апрельдә Казанда «Уникс» мәдәни-спорт комплексы мәйданчыгында һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында, ә 5 апрельдә Югары уку йортлары студентлары арасында уеннар узачак. Һәр категориядә җиңүчеләр шулай ук округ суперфиналында Татарстан исеменнән чыгыш ясау хокукына ия булачак.