Казанда транспорт һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында Лазер пистолетыннан ату буенча Татарстан беренчелеге узды

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

28 мартта Татарстан Республикасы ДОСААФ тирында Макаров лазер пистолетыннан ату буенча Татарстан Беренчелегенең II этабы ярышлары узды. Турнир «Сәламәтлек-2026» Спартакиадасы кысаларында транспорт һәм юл хуҗалыгы тармагы коллективлары арасында узды.

Ярышлар йомгаклары буенча 946 очко җыйган «Институт «Татдорпроект» АҖ командасы җиңү яулады. Икенче урынны 944 очко нәтиҗәсе белән «ПАТП no 2» МУП коллективы алды. Призерлар өчлеген 917 очко нәтиҗәсе белән «Главтатдортранс» командасы йомгаклады.

Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, тиешле дәрәҗәдәге дипломнар, медальләр, вымпеллар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International