27-29 мартта Красноярскта «Себер көч шоуы» XI халыкара спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше фестивале – Siberian Power Show узды. Чарага 20дән артык илдән 5000гә якын кеше җыелды.
Фестиваль кысаларында бодибилдинг буенча халыкара турнир узды, анда Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Беларусь, Азербайджәрбәйҗан һәм Казахстаннан атлетлар көч сынашты.
Турнирда Татарстан спортчысы Фәридә Олешко катнашты. Ул классик хатын-кызлар бодибилдингында абсолют категориядә алтын медаль иясе булды.