Кичә Болгар шәһәрендә 16 яшькә кадәрге, шулай ук 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында «бадминтон» дисциплинасында саңгыраулар спорты буенча Россия беренчелеге башланды. Ярышларда илнең тугыз төбәгеннән вәкилләр катнаша.
Җиңү өчен Калуга, Мәскәү, Түбән Новгород, Ставрополь, Ярославль өлкәләре, Мәскәү, Башкортостан Республикасы, Татарстан Республикасы һәм Чуваш Республикасы спортчылары көрәшә.