Кировскида «тур Большой Вудъявр»күп көнлек кысаларында чаңгы узышлары буенча Россия Кубогы финалы тәмамланды. Татарстан Республикасы спортчылары җиде медаль, шул исәптән дүрт алтын медаль яуладылар.
Ирекле стиль белән спринтта Красноярск крае һәм Ханты-Мансийск вәкилләрен узып, Сергей Забалуев җиңү яулады.
Персьютта классик стильдә 10 чакрымга бөтен пьедесталны Татарстан чаңгычылары биләде. Беренче урынны Александр Большунов яулады,икенче урында Сергей Ардашев, өченче урында Савелий Коростелев.
15 километрга классик стиль белән шәхси узышта Александр Большунов яңадан пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Көмеш медальне Сергей Ардашев яулады.
Хатын-кызлар персьютында 10 километрга классик стильдә Дарья непряева бронза призер булды.