Болгарда саңгыраулар арасында бадминтон буенча Россия беренчелеге тәмамланды

2026 елның 7 апреле, сишәмбе

6 апрель көнне Болгар шәһәрендә саңгыраулар арасында бадминтон буенча Россия Федерациясе беренчелеге тәмамланды. Ярышлар 15 яшькә кадәрге һәм 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ике яшь төркемендә узды.

Команда беренчелеге нәтиҗәләре буенча беренче яшь төркемендә (15 яшькә кадәр) урыннар түбәндәгечә бүленде::

1 урын — Мәскәү шәһәре командасы;

2 урын — Чуваш Республикасы командасы;

3 урын — Түбән Новгород өлкәсе командасы.

Икенче яшь төркемендә (19 яшькә кадәр) призерлар булдылар:

1 урын — Мәскәү шәһәре командасы;

2 урын — Түбән Новгород өлкәсе командасы;

3 урын-Татарстан Республикасы командасы.

Татарстан спортчыларының бронза уңышы республикада адаптив спорт үсешенең югары дәрәҗәсен һәм яшь бадминтончыларның җитди әзерлеген раслады.

Россия беренчелегендә чыгышлар йомгаклары буенча быелның августында Германиядә узачак Европа яшүсмерләр уеннарында катнашу өчен Россия Федерациясе җыелма командасы формалаштырылачак.

Чара «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында балалар һәм яшьләр арасында спортны һәм физик культураны популярлаштыру, шулай ук адаптив спортны үстерү һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшь спортчыларны системалы рәвештә физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатында уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International