Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Татарстан»клубы җитәкчелеген һәм спортчыларын карда волейбол буенча Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады.
Котлау телеграммасы спортчыларга, команданың тренеры Андрей Лебедевка, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе һәм ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе һәм ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровка юлланды.
"Сезне Яңа Уренгойда карда волейбол буенча Россия чемпионатында матур җиңүегез белән котлыйм. Сез өченче мәртәбә мактаулы трофей иясе булдыгыз, искиткеч техника, зур уйнау һәм чын-чынлап ныклы ихтыяр күрсәттегез", - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Татарстан Республикасы Рәисе сүзләренчә, нәкъ менә татарстанлыларның бүген чагыштырмача яшь спорт төрендә республика волейбол мәктәбенең лаеклы дәрәҗәсен раслап, югары дәрәҗәдәге осталык бирүләре сөендерә.
"Барыгызга да тырыш хезмәтегез, искиткеч уеныгыз, кырыс Себердән кайнар хисләрегез өчен рәхмәт белдерәм. Барыгызга да чын күңелдән яңа һөнәри казанышлар һәм үзгәрешсез уңышлар телим", - диде Рөстәм Миңнеханов.